Ел саен 9 декабрьдә россиялеләр Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәләр.

2023 елның 8 декабре, җомга
Бу көнне гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне хөрмәтлиләр. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Аксубай шәһәр тибындагы поселогының үзәк мәйданында мәңгелек ут янында бүген "Движение Первых" вәкилләре, "Ватанга хезмәт итәм" хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары берлеге" иҗтимагый оешмалары вәкилләре истәлекләренә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бүген үсеп килүче буын һәм хәзерге яшьләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның, үз хәрби бурычларын үтәгән, чикләрне саклаган һәм Россия дәүләте суверенитетын ныгыткан геройларның батырлыгы һәм фидакарьлеге мисалларында тәрбияләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International