Конституция көнендә Аксубай районы укучылары беренче паспортларын алдылар.

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе
14 яшь тулган яшьләргә паспорт тапшыру — зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен өлкәнлек һәм мөстәкыйльлекнең башлангычын билгели, чөнки паспорт — теләсә кайсы илнең гражданины шәхесен раслаучы юридик документ. Конституция көнендә Аксубай районы укучылары беренче паспортларын алдылар. Балаларны әлеге мөһим вакыйга белән беренче булып Республика Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Миңсабир улы Заһидуллин котлады: "балалар, бүген Сез Россия дәүләтенең тулы хокуклы гражданнары буласыз. Сезне шундый мөһим дата белән котлыйм. Сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International