Аксубай районында ел саен кыштан соң Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен тәртипкә китерәләр.

2024 елның 26 апреле, җомга
  Бүген, болытлы һава торышына карамастан, район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Камил Гилманов партия активы белән берлектә һәйкәлне төзекләндерү өмәсендә катнашты. Шулай ук барлык авыл җирлекләре дә үз мемориалларына өмәләргә чыкты. ⁣ Шимбә көннәрендә кыштан соң мемориалларны, обелискларны, һәйкәлләрне һәм хәрби каберлекләр урыннарын тәртипкә китерәләр: янәшәдәге территорияләрдә узган елгы яфракларны, коры ботакларны җыялар, буяуларны, такталарны яңарталар, кирәк булганда косметик ремонт үткәрәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International