Хөрмәтле ветераннар һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре!

2024 елның 30 апреле, сишәмбе
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Янгын күзәтчелеге оешуга 375 ел тулу белән котлыйм! Сезнең эшегез  һәрберегездән батырлык һәм фидакарьлек кенә түгел, ә җитди әзерлек, даими рәвештә квалификация күтәрү, экстремаль ситуацияләрдә карарлар кабул итү, бергәләп һәм оператив рәвештә эш итү, стихиядән һәм катлаулы шартлардан секундның һәр өлешен тартып алу сәләтен таләп итә. Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, сезнең көндәлек авыр хезмәтегез, югары профессионализмыгыз, кыюлыгыгыз һәм оперативлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм авыр, әмма мактаулы эштә алга таба уңышлар телим! Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International