Үзара элемтә ныгый

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Аксубайда тарихи һәм сәяси яктан мөһим вакыйга булды.

РФ Дәүләт Думасында “Бердәм Россия“ фракциясе депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм Аксубай муниципаль районын тәкъдим итүче Илшат Заһидуллинның үзара хезмәттәшлеге турында өч яклы үзара килешү имзаланды.

Социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча килешүгә районның депутатлар корпусы, оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында кул куелды.

– Бүген – зур билгеләнешкә ия көн, – дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин. – Федерациянең бер генә субъектында да мондый вакыйганың булганы юк әле. Татарстанда исә барлык дәрәҗәдәге депутатларның координацион эше күптәннән, якынча 8 ел элек җайга салынды. Үзем килә алмаганда, ярдәмчеләрем гражданнарны кабул итә. Без бөтен проблемалар турында да белеп торабыз. Монда булган депутатларны да үзләренең сайлаучыларына якынрак булырга чакырам. Безнең бурыч – барлык проблемалары һәм сораулары белән бөтен сайлаучыларны да кабул итү. Үз дәрәҗәгездә хәл итәрлек мәсьәләләр булса, һичшиксез, чишегез. Мөмкин түгел икән, район башлыгына мөрәҗәгать итегез. Район җитәкчелеге дә чишә алмаганда (район бюджетында каралмаган, вәкаләтләр белән тәэмин ителмәгән), Дәүләт Советы депутаты буларак Шамил Габделхәй улы һәм Дәүләт Думасы депутаты буларак, мин проблемалы мәсьәләләр өстендә эшләячәкбез.

– Соңгы елларда республикада күп эшләр башкарыла, безнең районда да социаль программалар эшләп килә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – “Бердәм Россия“ партиясе ярдәме белән бик күп планнарны тормышка ашыра алдык. Өч яклы килешү үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытыр һәм без тагын да тыгызрак эшли башларбыз.

Ул шулай ук республикада беренчеләрдән булып кыр эшләренә керешүебез һәм беренчеләрдән булып тәмамлавыбыз турында да бәян итте. Малларның баш исәбен саклап калуга, сөт җитештерүне арттыруга да ирештек.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International