УФАС – Аксубай районында

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Россия УФАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павлов районга эшлекле сәфәр кылды.

Бу хезмәт 25 елдан артык законлылык, тигезлек һәм гаделлек сагында тора. Һәм соңгы 7 елда аның вәкилләре ел саен муниципаль районнарга сәфәр кылалар. Мондый очрашуларның максаты – районның нинди эшләр, мәсьәләләр белән яшәвен белү, авыр юридик мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү.

 

Укучыларга – 

УФАС турында

 

Күп кенә кешеләр, аеруча да укучылар, монополиягә каршы эшчәнлек алып баручы хезмәтнең ничек эшләвен күз алдына да китерә алмыйлар. Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучыларга ачык дәрестә нәкъ менә шул турыда сөйләделәр. “Дәресне“ республика башкаласыннан килгән кунак – Сергей Вячеславович алып барды. 10 нчы сыйныф укучылары УФАС вәкилен игътибар белән тыңладылар. Төп бурычлар һәм функцияләр, төрле өлкәләрдә законлылыкны үтәүне күзәтү турында белделәр. Сөйләгәннәрнең барысы да проектор ярдәмендә экранда күрсәтелде.

 

Мәгълүматлар балаларны бик кызыксындырды, дәрестән соң алар шунда ук сораулар яудырдылар. Аеруча да телевизор экраннарында күп булган туйдыргыч реклама роликлары турында. Кайберләрен әлеге хезмәттә эшләүчеләр һөнәре кызыксындырды.

 

– Бу белгечлеккә кайда укып була, ә Сезгә бу эш ошыймы? – дип сорадылар укучылар.

 

– УФАСта эшләү өчен югары белем кирәк, юридик яки икътисади булса тагын да яхшы, – дип җавап бирделәр аларга. – Ә ике белгечлеккә өйрәнсәгез тагын да әйбәтрәк була. Иң мөһим шарт: югары компетентлык. Шәхсән миңа бу эш бик ошый.

 

Сораулар буенча 

консультацияләр

 

Монополиягә каршы хезмәт вәкилләре сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итү оештырылды.

Эшлекле мохиттә район оешмалары, хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр монополиягә каршы хезмәт хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, идарәнең йогынты ясау өлкәсе астында булган аңлашылмаган моментларга төгәллек кертә алдылар.

 

Алар аз булмады. Һәм күбесе мәгариф учреждениеләрен продуктлар белән тәэмин итү өлкәсендәге, транспорт структурасындагы документларны рәсмиләштерү вакытында килеп туган мәсьәләләргә һ.б. кагылды.

Гражданнар икътисади, юридик документлар белән эш иткәндә килеп туган теге яки бу хәлләрдә ничек эшләргә кирәклеген аңлатуны сорадылар. Бер шәхси эшмәкәр кибетләр челтәре эше турындагы мәсьәләне күтәрде.

Сергей Павлов һәр сорауга җавапларын бирде, ә җентекләп тикшерү таләп иткән мәсьәләләрне алга таба Идарәнең структур бүлекчәләренә тапшыру өчен язып куйды.

 

Бигрәк тәмле 

гөмбә

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин белән Сергей Павлов район буенча сәяхәт кылдылар һәм Самаренкинның крестьян-фермер хуҗалыгында – гөмбәләр җитештерү предприятиесендә булдылар.

Фермер хуҗалыгы вешенка җитештерүдә специальләшкән. Цехларда 4 хезмәткәр хезмәт куя. Кунаклар вешенка үстерү бүлмәләрендә булдылар, үстерү процессы белән кызыксындылар. Гөмбә үстерү буенча оператор Татьяна Жукова продукция алуның тулы циклы турында бәян итте. Гөмбә субстракты белән тутырылган, салам яки көнбагыш орлыгы тышы нигез итеп алынган блоклар бер айга ике тонна кыйммәтле гөмбә бирәләр. Аларны махсус мичләрдә киптерәләр. Анда аларның авырлыгы ун тапкырга кими. Продукция киптерелгән яки пешмәгән килеш республиканың зур сәүдә предприятиеләрендә сатыла.

Фермер хуҗалыгы әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеген киңәйтә. Эш алып барылган корпус янында яңалары төзелә. 

Монда ук җитештерү белән шөгыльләнгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән эшмәкәрләрнең проблемалары сөйләшенде. Район буенча сәяхәтен тәмамлап, Россия УФАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павлов билгеләп үткәнчә, Аксубай районында эшмәкәрлекнең үсеш алуы күренеп тора. Шунысы шатландыра, эшмәкәрләрне яки эшләрен яңа ачып җибәрүче кешеләрне, беренче чиратта кануннарны бозмыйча гына үз эшләрен үстерү мәсьәләләре кызыксындыра.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International