Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлегенең 2016 елга отчеты

2017 елның 3 феврале, җомга

 

Хөрмәтле Камиль Камалович!

Хөрмәтле халык депутатлары, авыл җирлеге гражданнары һәм чакырылган кунаклар.

 

   Иске Татар Әдәмсуы  авыл җирлеге Советы  үзенең эшен 2006 елның  1 январенда гамәлгә кертелгән Россия Федерациясенең № 131- ФЗ “ Россия Федерациясендә җирле үзидарәләренең гомуми принциплары” турындагы Законга  hәм авыл җирлегенең  Уставына, Россия  Федерациясе  hәм Татарстан конституциясенә таянып алып барды.

               Менә шул вазыйфаны 2011 нче елдан алып башкарган дәвер эчендә    мин ныграк аңлыйм,  һәрбер эшнең төп асылы булып шул җирлектә яшәүче Һәрбер кешенең башланган  эштә үзенең актив катнашуын. Шулай ук әйтеп узасым килә бу бүгенгесе көндә бер генә эшне дә яннан торып,  булышучысыз башкарып булмый һәм бу аеруча безнең җирлегебездә яшәүче халыкның үзенә кагыла.  Һәрбер  эшләнгән эшне, һәр проблемаланың чишелендә кемнеңдер булышуы бик мөһим!

Безнең җирлегебездә 4 авыл.

Узган ел барлыгысы  4 халык җыены үткәрелде. Анда авыл халкын борчыган мәсьәләләр тикшерелде.   

  Авыл җирлеге  башлыгы hәм урынбасары   тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылган.  Кабул  итүдә Барлыгы  60 мөрәҗәгат каралды. төп мәсьәләләр җирне hәм милекне теркәү,су- юл һәм шәхси проблемалар иде. Шулай ук 360 белешмә бирелде. Хуҗалык китабы буенча 8 выписка бирелде. Һәм алар буенча күчемсез милек теркәлде.

Җирлектә 814 кеше исәпләнә. ЗАГС  мәглүмәтләрн буенча  

2016 елда         9  бала  туды

                        16    кеше үлде

Авылда яшәүче халыкның күпчелеге пенсионерлар шунлыктан үлүчеләр саны күп.

Агросәнгать

      Бүген -Сагиров Рафис ,Шарифуллин Анвар крестьян фермер хуҗалыгы тотрыклы эш алып бара. Шулай ук Галиуллин Мөнирнең шәхси пилораммасы яхшы гына эшли.  Аксубай Агрофирмасы   җәмгыяте күпчелек халыкка эш урыны булдырып, авыл халкын авыл хужалыгы продукциясе белән тәэмин итеп ,төп яшәү чыганагы булып торалар.Инвестор Сунеев Ильнар Ахняфович, халыкнын җир пайларын арендага ала һәм 5 елга килешү төзелә. Ул 2014 елдан 2019 елга хәтле. Узган 2016 елда   агрофирмасы  халыкка пайга   икмәк белән исап-хисап ясады.

 2015 елда һәр гектрарына 500 сумнан исәпләнгән булса, 2016 елда 700 сумнан  хисапланды.  Димәк безнең 4,32 га җир паебыз икән шуны 700 сумга тапкырлыйбыз. Килеп чыга 3024, шуның 13 процентын минусовать итәбез. Килеп чыга  2 633 сум. Анардан   тагын  да бер кат исегезгә төшереп үтәсем килә, . Килешү буенча  налог өлешен дә Агрофирма  бөртекләтә бирә, шуңа сез налогны  үзегез түли.

 Хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгы министрлыны тарафыннан авыл халкын поддержать  итү максаты белән төрле программалар эшләп килә.  Безнең җирлек тә дә  6-7 программада катнашты. Чебешләр 11 000, атлар өчен – 18 000, сыерлар өчен- 519 000, кәҗәләр өчен 46 000, ветеренар услугаларына- 31 800, яңа төзелгән мини фермага 200 000 күләмендә субсидия таратылды.   

   Шәхси эшмәкәр Мустафин Рүзәл халыктан сөт җыеп тапшыра hәм 2016 елда 267 880 литр сөт җыйды, халыкка барлыгы

 4 371 933 сум акча түләде.

                                             

Мәгариф hәм сәнгать

 

Авыл җирлегендә иң мөһим учрежденияләрнең берсе булып мәктәп тора.Чонки анда укучы киләчәк тормышка, эшкә әзерләнә. Бу эш тулаем укытучы җилкәсендә. Бүген безнең җирлектә бер урта мәктәп 1 топ һәм 1башлангыч мәктәп функциянировать итеп килә. аларда барысы 74 бала белем ала, ике  балалар бакчасы функционировть итә.  Безнең Тахтала  балалар бакчасы гына калып бара, хәл итеп бетмәгән килеш. Элеккеге садик САН-ПИН таләпларына туры килмәү хакында ябылган иде.  Алар элекеге башлангыч мәктәп бинасына күчү хокукын алдылар,   ә җиренә җиткерү өчен билгеле бер сумма тәлап ителә.   Камил Камалович! Халык соравы буенча, менә шул балалар бакчасын сафка бастырып булмасмы икән.      

Авылларда 3 мәдәният йорты һәм 3 район китапханәсе филиалы 1 авыл клубы эшли. Алар барлык булган милли һәм календарь бәйрәмнәрне үткәрәләр. Җирлегездә матур итеп 4 сабан туе уздырылды.2017 елда федераль программага эләгеп алла ярдәме һәм Камил Камаловичның нык сүзе, теләге  белән Иске Татар Әдәмсуында күп функцияле үзәк булыр диеп өметләнәбез.   

     4 авылга 3 ФАП эшләп килә.  Һәммәсе дә димломлы специалистлар.  Бүгенге көндә Такталы авылы мед пункты белән кыен мәсъәлә килеп чыккан иде. Әмма шул көннәрдә районнан комиссия килеп вакытлыча чишелеш таптык. Киләсе елда   күп функцияле үзәк төзеп, шуның бер ягына Мед пунктны кертеп булыр диеп өметләнеп калабыз.

           Авыл җирлегендә 3 кибет эшләп халыкка хезмәт күрсәтәләр Беренче көнкүреш товарлары белән тәэмин итеп торалар. Кибет киштәләрендә  кирәкле товарлар,ипиләр өзелми. Ә менә Иске Татар Әдәмсуы авылында  кибет бөтенләй дә юк. Халыкка беренче көнкүреш товарларын алу да кискенләшкән иде. Бүгенге көндә положениедан чыгып торабыз, ипине авыл җирлеге административ бинасына китертеп торабыз. Чәй. шикәр почта бүлекчәсенә кайтарыла. Менә шундый хәлләр.

 

Торак – коммуналь  хуҗалык

 

Дүрт авылда тулысынча  газлаштырып беткән, авылларга 3 слесарь хезмәт күрсәтә, алар эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.              

        Шулай ук безнең авылларыбыз елга буена урнашкан. Һәр елны язгы ташудан соң буалар китә. Бердән тулы сулы елгалар авылның күрке булса, икенчедән  ул пожардан саклану чарасы да бит әле. Бик мөхим булган ул Буалар тәртипкә китерелде.

.     Урамнарның, һәм авылның чисталыгы үзебезнең кулда. Үзебезнең йортта булган чүпне урамга ташлап кына анардан котылып булмый.  Һәр елны 1 апрельдән 1 июньгә чаклы чисталык икеайлыгы старт ала. Безнең җирлектә яшәүче халык бик актив катнашты. Авыл эчләре тәртипкә китерелде. Благоустройство правилаларын үтәмәгән 3 кешегә протоколлар  төзелде. Бу хакта админстратив комиссия җитәкчесе Тимирясев Алексей тулырак чыгыш ясаячак.

                Безнең 4 авыл булгач 4 свалка бит инде. Быелгы елда Мөмкин кадәр свалкалар тәртипкә китерелде.

     Без 4 авылның да зиратларын межевать иттердек. Әмма регистрациягә узмаган әле.  Прокуратура тәлапләре  бик катгый. Тиз арада регистрация  узарга була.

 

   Май аенда дүрт авылныңда Зиратларда  да өмәләр булып узды, Мөмкин кадәр зур агалардан арындырылды.  Бу эштә бигрәктә авыл картлары актив катнашалар. Шулай ук зиратларны чистартып тазартып торуда безнең Түбән Майнадан- Гафиятуллин Госман Зиятдин улы, Насыроа Рафик , Яңа Әдәмнән- Мифтахов Әсхат Сөләйман улы, Иске Әдәмнән-Хизбуллин Асхат Хафиз улы , Такталыдан-Ахметзянов Халим абыйларның тырышлыклары хезмәтләре әйтеп бетергесез. Мондый зур эшләрдә читтә яшәүче авылдашларның ярдәме дә бик урынлы була.Мәсәлән: бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә гомер итүче Хабибуллин Рифат үзенең кранын җибәреп  меңяшәр агачларны кисүдә бик-бик зур эш башкаруга сәбәпче булды. Аларга авыл җирлеге исеменнән, шулай ук халык исеменнән бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Исәнлектә гомер итүләрен теләп калабыз. Якташлар ярдәменең тагын бер мисалы:  чыгышы белән Такталы авылыннан, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче Галимов Радик абыйның дә булышлыгы искиткеч. Ул үзенең Камаз машиналарын, погрузчигын җибәреп авыл эченә комнан дорожная подушка диеп аталган юл түшәде. Анарга да зур рәхмәтебезне җиткереп исәнлек- саулык теләп калабыз.

Юллар темасына кергәч дәвам итеп шуны әйтәсем килә, 2016 елның үзара салым акчасына да 4 авылга да юллар түшәлде. Бу әйтеп бетергесез бик зур  эш. Бик  җиңел генә булса, монгыйнча һәрбер тыкырыкка хәтле ялт иткән юллы булган булыр иде. 2015 елның салым акчасына үз көчебез белән  генә эшләп карадык. Әмма юл төзү өчен үзеңнең техникаң, махсус кешеләрең булмау, бик нык кыенлыклар тудырды.Шуның өчен 2016 елда  Шәхси эшмәкәр Галиуллин Мөнир белән сөйләшеп, аукцион аша, тендорлар отып, бөтен тәлапларны җиренә җиткереп үтәп,бу эшне башкардык. Студентларны һәм 1 группа инвалидларны списоктан төшереп калдыргач, 584 кеше калды. 500 сумнан җыйган салым бәрабәренә 292 000 сум акча җыелды. Хөкүмәт тарафыннан 1:4 исәбенә бирелгә финанслау  хисабы белән 1мил 460  мен сум акча булды.  аларны 4 авылга да үзенең төгәл җыелган акчасы күләмендә кулланылды.

2016 ноябрь аенда  2017 ел өчен референдум уздырылды. Карар нигезендә аның акчасын 4 авылның да свалкаларын рекультивировать итү өчен, 4 авылга да су насослары алу өчен,  Иске Татар Әдәмсуы авылына  Ар як белән бу якны тоташтыруөчен һәм калганын юл җәюне дәвам итү өчен кулланылачак . Барысы да бик мөхим мәсъәләләр.

        4 авылда телефонлаштырылган. Түбән Татар Майна мәдәният йортында бөтендөнья интернет челтәренә керергә мөмкинлек бар.

Бүгенге көндә җирлегебездә гаиләләрдә интернет челтәренә тоташтырылган, кабельное телевидение.

  Авыл җирлегендә почта бүлекчәсе эшли. 4 почтальенка хезмәт куялар

          2016 елда Иске Татар Әдәмсуы авылы җирлеге грант отуы белән истә калачак.  Грант акчасына МТЗ 320 тракторы алынды.  Бу бик зур вакыйга һәм без бик шатбыз һәм рәхмәтлебез. Чөнки  күп кенә проблемаларны үз көчебез белән  хәл итә алачакбыз.

             Җирлегебездә 4 авылда да  мәчетләребез эшли. Халыкны дингә, намазга дәшеп Моңлы азан тавышы яңгырап тора.

          Җирлегебездә халыкның яшәү-көнкүреш шартлары күзгә күренеп  яхшыра. Әйтеп үтелгәнчә газ, су, телефон, интернет челтәре, Триколор телевиденияләре- болар һәммәсе дә яшәеш дәрәҗәсенең  нинди дәрәҗәдә булуын дәлилли. Әгәр авыллар буйлап узсаң соңгы ел эчендә генә дә нинди зур үзгәрешләр: диварлар, капка-коймалар, түбәләр, пластик тәрәзәләр болар һәммәсе дә халыкның тормышы яхшырганны аңлата. Тик авылда  яшь гаиләләр генә калмый.

Планнар:

2017 елда Иске Татар Әдәмсуы авылында күпфункцияле үзәк

Түбән Майнаның  мәдәният йорты бинасын тышлату

Яңа Әдәм клубы бинасын тышлату. 

2018 Такталды күпфункцияле үзәк.

Админстратив бинаның коймасын тоту.

Невостребованный җирләрне теркәү.

Буалар буу.

Су скважиналарны теркәү

Зиратларны теркщп бетерү

Шуның өстенә тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек эшләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International