Гражданнарның уяулыгы һәм структуралар эше – иминлек нигезе

2017 елның 28 апреле, җомга

Районда террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы прокуратура, ЭЭМ, МЧС, ФСБ вәкилләре катнашында үтте.

Илдәге һәм дөньядагы хәлләр җәмгыятьтә куркыныч уята. Әлеге проблема көч структураларын да, район җитәкчелеген дә борчуга сала. Ә бит күрше – Нурлат һәм Чистай районнарында экстремистик һәм террорчылык гамәлләре фактлары бар. Күптән түгел Чистай Джамаат оешмасы катнашучыларын хөкем иттеләр, Нурлат районында да милли җирлектәге дулкынланулар күзәтелде. Аксубай районы кешесе Зәйнуллин Фәнис канунсыз кораллы формирование оештыру яки анда катнашу җинаятен кылуда шикләнелә.

Комиссия рәисе, район башлыгы Камил Гилманов утырышны ачып, теләсә нинди ялгышлык һәм иминлек чараларына игътибарсызлык күрсәтү фаҗигагә китерергә мөмкин, дип ассызыклады. Киңәшмәдә катнашучылар проблеманың шунда ук түгел, акрынлап баш калкыта баруына инандылар. Террорчылар һәм экстремистлар – традицион булмаган исламны яклап, “үз идеяләрен“ еллар дәвамында алга сөрәләр һәм терактларга да бер генә көн эчендә әзерләнмиләр.

Чыгыш ясаучылар элек хөкем ителүче затлар, бу маддә буенча гына да түгел, социаль яктан уңышсыз булган, йогынтыга тиз бирешүчән кешеләр, шул исәптән тормыш өстенлекләрен аера белмәгән һәм матди байлыкка, җиңел акчага кызыккан яшьләр төрле агымнарга, традицион булмаган исламга тартылалар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), подполковник Владимир Семенов экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәштә районда нинди иминлек чаралары кулланылуы хакында җиткерде.

– Бездә халык күп җыела торган урыннар, белем бирү һәм мәдәни учреждениеләр, дини оешмалар аерым контрольдә. Таләпләр бердәм һәм катгый – видеокүзәтү камералары урнаштырылган, кертү режимы, металл детекторлар эшли, – дип искәртте полиция хезмәткәре. – Бездә һәр учреждениенең иминлек паспорты бар. Анда язылган барлык нормалар һәм пунктларны кискен үтәү таләп ителә.

Мәдәният һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары үзләренең ведомстволарында булган учреждениеләрнең террорчылыкка каршы ни дәрәҗәдә якланган булуы хакында хисап тоттылар. Полиция хезмәткәрләре белдергәнчә, алар даими рәвештә муляжлар куеп, хезмәткәрләрнең уяулыгын тикшерәләр. Күптән түгел район үзәгендә балалар бакчасы һәм кафе шартлы рәвештә тикшерелде.

Утырышта сүз иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларны күзәтү һәм аларны эшкә урнаштыруның ничек оештырылуы турында да барды.

– Иминлек таләпләренең катгыйлыгын барыбыз да яхшы аңлыйбыз, ә бит игътибарсызлык үзебезнең, балаларыбызның гомере белән түләнергә мөмкин, – дип йомгак ясады район башлыгы.

ФСБ вәкилләре социаль челтәрләрдә экстремистик һәм террористик юнәлештәге төркемнәрне ачыклау буенча эшне активлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясадылар. Авыл җирлекләре башлыкларының, миграция хезмәтенең һәм халыкның шикле гражданнар, теркәлгән чит ил кешеләре, “чит-ят“ автомобильләр турында хәбәр итүләрен үтенеп сорадылар. Халыкны бу турыда полициягә хәбәр итүдән курыкмаска чакырдылар – иминлекне кат-кат тикшерү комачау итми. ФСБ вәкиле җитәкчеләрнең әлеге мәсьәләдә җаваплы булуларын ассызыклады. Әлеге чакырулар ничек кенә катгый булып яңгырамасын, аларга игътибарны көчәйтергә кирәк. Көч структураларының террористик һәм экстремистик гамәлләргә каршы көрәшкә кагылышлы барлык күрсәтмәләрен дә тайпылышсыз үтәүне замана үзе таләп итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International