Мәктәп яны лагерында коррупциягә каршы квест уздырдылар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген коррупциягә каршы координацияләү комиссиясе инициативасы буенча Иске Мокшино урта гомуми белем мәктәбе базасында Сөнчәле һәм Иске Мокшино мәктәпяны лагерьларында ял итүче укучылар белән “Коррупциягә –юк!»  дип аталган квест үткәрделәр. Иске Мокшино мәктәбе командасының исеме”Гаделлек”, ә Сөнчәле мәктәбе командасының “Дөреслек” иде. Балалардан әлеге тема буенча белемнәрен күрсәтү таләп ителде, темага карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелде. Укучыларга биш этапны үтергә туры килде, коррупциянең сәбәпләрен әйтергә, ребуслар чиштеләр, мәкальләрләр уйлап әйттеләр, коррупцион вәзгыятьне хәл иттеләр.

Квеста тәмамланганнан соң катнашучылар барысы да флешмоб үткәрделәр. Асфальтта рәсем ясадылар, ике команда арасында  футбол буенча ярыш оештырылды. Әлеге чараны Иске Мокшино урта мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Бикулова әзерләде һәм югары дәрәҗәдә үткәрде. Чарада район  башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, “Мәгариф бүлеге” башлыгы урынбасары Гөлнур Идиятова, мәгариф бүлеге методисты Наталья Египко катнаштылар. Мавыктыргыч квест нәтиҗәләре буенча командаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International