Татарстанда акциянең төп көне 10 сентябрь булды. Аксубай муниципаль районы мәдәният йортында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ начальнигы Алексей Тимирясов һәм ТР Аксубай МР «ҮКС» МБУК (РМЙ) директоры Ольга Копанева җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре акциядә актив катнаштылар. Татарстанлылар язучы Гомәр Бәширов әсәре буенча диктант яздылар. «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләрен diktant.tatar.ru сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча белергә мөмкин булачак