"Терлекчелекнең инновацион үсеше-югары продуктлылыкка һәм сыйфатлы продукциягә юл" семинар-киңәшмәсе.

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
  Аксубай район мәдәният йорты базасында "терлекчелекнең инновацион үсеше - югары продуктлылыкка һәм сыйфатлы продукциягә юл" зона семинар - киңәшмәсе узды . Семинарда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең биологик сакланышын арттыру буенча доклад белән чыгыш ясады, хуҗалыкларда сыерларны ташлау буенча җентекле анализ үткәрде, алмаш авырулары, аяк-куллар, гинекологик авырулар вакытында ветеринария чараларының экономик нәтиҗәлелеге буенча исәп-хисаплар китерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International